news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Нурлат районы юлларында 7 бала төрле тән җәрәхәтләре алган

Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны Бөтендөнья искә алу көненә багышланган чара үтте

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Агымдагы елның 10 аенда Нурлат муниципаль районы юлларында килеп чыккан 39 юл–транспорт һәлакәтендә 7 кеше үлгән, 50се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны Бөтендөнья искә алу көненә багышланган чара үтте. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев үз чыгышында юл хәрәкәте иминлеге буенча башкарылган эшләргә тукталып үтте. Әмма бу чаралар белән генә әлеге проблеманы хәл итеп булмый, диде.
- Һәр машина йөртүче, һәр җәяүле үзен юлда дисциплиналы итеп тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш, - диде Р.Шаһиев.
Фаҗигаләрнең сәбәпләре үзгәрми: 80 проценттан артык юл–транспорт һәлакәте машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Аварияләргә китерүче кагыйдә бозулар арасында тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу кала бирә. Балалар катнашындагы юл–транспорт һәлакәтләре аеруча җанны әрнетә. Быел гына район юлларында 7 баланың төрле тән җәрәхәтләре алуы үзе күп нәрсә турында сөйли, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot