news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Нуриев фестивале яңартылган "Баядерка" белән ачылачак

Спектакльләр башланырга бер сәгать кала театрның “алсу” залында “Баядерка” турында лекция укылачак.

Быел Нуриев фестивале яңартылган "Баядерка" белән ачылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Быел Казанда Р.Нуриев исемендәге Халыкара фестиваль Л.Минкусның "Баядерка" балеты премьерасы белән башланып китәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хореограф Мариус Петип тарафыннан яңартылган әсәр 10 һәм 11 майда көннәрендә төрле башкаручы составлар белән күрсәтеләчәк. Тамашачылар М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының төп партияләрдә чыгыш ясарга тиешле әйдәп баручы солистларын күрә алачак. Алар - Кристина Андреева (Никия), Олег Ивенко (Солор), Аманда Гомес (Гамзатти). 11нче майда шул ук партияләрдә Матильда Фрустье (Сан-Франциско балеты, АКШ), Игорь Цвирко һәм Анна Тихомирова (Россиянең зур театры) бии. Спектакльләрдә Брамин партиясен Нурлан Канетов (Астана) башкарачак. Дирижер – Ренат Салаватов. Спектакльләр кичке сәгать алтыда башлана.

“Мариус Петипның тууына 200 ел тулганда безнең “Баядерка” спектаклен куюыбыз очраклы гына түгел. “Баядерка” – рус балетына нигез салучы күренекле Мариус Петипның хореография тексты ягыннан иң төгәл сакланган әсәрләрнең берсе. Ул дөнья хореографиясе шедевры, аны үз репертуарына бары тик югары дәрәҗәдә профессиональ труппалар гына кертә ала. Спектакльдә “ак классика”, характерлы, гротеск биюләр дә бар, ул – тулы мәгънәсендә монументаль әсәр”, - диде балетның сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев.

  • Әлеге спектакль театрның репертуарыннан 1992 елдан бирле төшкәне юк: 1998 һәм 2007 елларда аның бизәлешенә генә азрак төзәтмәләр кертелгән. 2018 ел версиясе буенча кайбер хореография купюралары ачык кала, моннан тыш, куелыш концепциясе тулысынча үзгәртелгән.

"Андрей Злобин и Анна Ипатьева – һинд мәдәниятын яхшы белә, озак еллар инде Һиндстанда яши, аларның концепциясе бу илнең сәнгатен тирәнтен өйрәнүгә һәм белүгә нигезләнгән. Авторлар һинд архитектурасының һәм декоратив – гамәли сәнгатьнең төрлеген һәм байлыгын җиткерергә тырышкан. Киемнәрнең күп өлеше сарилар өчен кулланыла торган югары сыйфатлы тукымалардан тегелгән, алар Анна Ипатьева тарафыннан Һиндстаннан кайтарылды", - дип билгеләп үтте В.Яковлев.

"Баядерка"ны яңартуның тагын бер сәбәбе – ХХ гасырның күренекле хореографы Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тула. “Нуриев “Баядерка”да хәрби Солор партиясен башкарды, ә тормышының соңгы айларында әлеге спектакльне Парижның Grand Opera сәхнәсендә куйды. Бу – аның тормышка ашырырга теләгән соңгы хыялы иде. Бу турыда Рудольф Нуриев 1992 елда Казанга килгән вакытта сөйләде”, дип исенә төшерә Владимир Яковлев.

  • 10 һәм 11 май көннәрендә спектакльләр башланырга бер сәгать кала театрның “алсу” залында “Баядерка” турында лекция укылачак. Әлеге чара белән ХХХI Нуриев фестиваленең махсус программасы башланып китә. Спектакльнең тарихы, үзгәртүләр, күренекле башкаручылары, бөтендөнья хореографиясендә тоткан урыны турында балет белгече, тәнкыйтьче Александр Максов (Мәскәү) сөйләячәк.

Лекцияләргә керү спектакль көненә алынган билет буенча ирекле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100