news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумында катнашу өчен взнос сорала

Быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумында катнашу өчен взнос сорала, ләкин бу катнашырга теләүчеләр санын киметмәгән.

«Җиденче мәртәбә үткәрелүче форум үсә бара - географиясе дә, катнашучылар да арта бара. Быел беренче тапкыр оештыру взносы кертелде, ләкин бу беркемне дә куркытмый. Бу инде фестивальгә булган кызыксынуның күрсәткече», - диде форумга багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

«Театр сәхнә сәнгате генә түгел, катлаулы оештыру осталыгын үз эченә ала – форумда болар барысы да бар. Форум онлайн һәм офлайн буларак та узачак», диде ул.

«Саннар буенча гына карасак та, форум зур – 32 педагог, 11 секция, 258 катнашучы. 67 кеше онлайн катнаша. Иң популяр секция – менеджмент. Театр ул бүгенге көндә спектакль генә түгел, оештыру технологиясе дә», - дип саннар белән таныштырды форумның сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

«Форумның бюджеты 9 миллион сум. Бу бюджетны җыярга ТР Мәдәният министры ярдәм итте, ТР Президенты гранты да катнаша, ТР Социаль яклау министрлыгы грантын да оттык. «Татнефть» тә булышты», дип аңлатты театр һәм форум директоры Илфир Якупов.

«Взносның күләме 3000 сум. Әлеге взнос акчалары өлешчә педагогларга гонорар түләүне каплады. Взнос хисабына гына форум үткәреп булмавы билгеле инде. Бу минималь сумма кешеләрдә укуга җаваплылык уяту өчен дә кирәк», диде театр һәм форум директоры.

  • Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы 6 – 12 июнь көннәрендә уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100