news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел “Нәүрүз” театр фестивале спектакльләрен театр продюсерлары караячак

XIV Халыкара төрки театрлары фестивале быел 1 – 8 июнь көннәрендә үтә.

Быел “Нәүрүз” театр фестивале спектакльләрен театр продюсерлары караячак
Рамиль Гали

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Нәүрүз» төрки театрлар халыкара фестиваленә быел театр продюсерлары чакырулы. Бу хакта “Нәүрүз” театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Без фестиваль алдына, төрки халыкларны берләштерү миссиясенә өстәп, милли мәдәниятне дөньяга чыгару максатын да куярга телибез. Шунлыктан быел театр белгечләре санын киметеп, продюсерлар чакырабыз - безне башка илләрдә белсеннәр. Төрки театр ул бик бай. Элеккеге СССР илләрендәге Милли театрлар дөньяга киң танылмаган. Ә танытасы килә”, - диде режиссер.

Фестиваль программасын Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузия театр продюсерлары караячак.

  • XIV Халыкара төрки театрлары фестивале быел 1 – 8 июнь көннәрендә үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot