news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең беренче спектакле Минзәләдә күрсәтеләчәк

30 ноябрьдән алып 6 декабрьгә кадәр «Һөнәр» фестивале уза.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Быел «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең беренче спектакле Минзәләдә 30 ноябрьдә күрсәтеләчәк, калган 11 спектакль 1 декабрьдән башлап, Казанның төрле театр мәйданчыкларында була.

«Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә», — дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат үзәге.

Быел фестивальнең географиясе, Татарстан театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербургны һәм Казахстанның Акмулла шәһәрен дә үз эченә ала. 6 көн дәвамында 11 коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Афишага 12 спектакль кертелгән. Алар Татарстанның биш театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры. Минзәлә театры үзенең «Җинаять һәм җәза» спектаклен кунакларны Минзәләдә күрсәтә.

«Һөнәр» фестивале кысаларында белем бирү программасы да каралган.

Фестивальнең максаты — яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киң катлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү.

«Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. 10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел өченче мәртәбә Г.Кариев театрында үтә. Фестивальне оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге. 


news_right_1
news_right_2
news_bot