news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры өч мөһим датаны берләштерәчәк

Быел Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры өч мөһим датаны берләштерәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры узачак. Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана.

Чаллы шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнирга бөтен илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Шәһәр данын «Витязь» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаячак.

Турнирның рәсми ачылу тантанасы 13 февральдә 11:00 сәгатьтә була.

  • 2026 елда Муса Җәлил турнирының Чаллы шәһәрендә узачагы турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткән иде. «Безнең эш планы буенча шәһәрнең юбилей чаралары программасына Муса Җәлил турнирын уздыру да кертелгән. Киләсе елны ярышны Чаллыда уздыру планлаштырыла», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot