Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мотофестивальдә флаглы, Георгий тасмалы мотоцикллар саны буенча рекорд көтелә
30 августта сәгать 11.00дә Игенчеләр сарае каршында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Два Кремля» халыкара мотофестивале ачыла. Беренче тапкыр фестивальдә флаглы һәм Георгий тасмалы мотоцикллар саны буенча Россия рекорды көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин сөйләде.
Мотофестивальдә Бөек Ватан сугышы чоры мотоциклларының интерактив реконструкция белән мотошоу форматында уникаль күргәзмәсе, байкер ярышлары, мотомәктәп инструкторларыннан мастер-класслар, музыкаль чыгышлар көтелә. Мотоцикллар Казан Кремленнән Игенчеләр сараена кадәр колонна белән үтәчәк. Бәйрәм 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә.
Шулай ук, 30 августта сәгать 11.00дә «Елмай» паркында ике көн дәвамында «ТауФест» гаилә китап фестивале барачак. Паркта балалар һәм олыларны рәссам-иллюстратор Игорь Олейников белән очрашу көтә. «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясе финалистларына сертификатлар тапшырылачак. Биредә «La Primavera» Казан камера оркестры концертында билгеле кинофильмнардан әсәрләр башкарылачак. Мастер-классларга taufest.ru сайтында теркәлеп була.
Шәһәр хакимияте оештыра торган кызыклы чаралардан Эмиль Мостафин Казан мэриясе бинасы балконнарында «Голоса Казани»/«Казан тавышлары» бишенче театральләштерелгән перформансны атады. Ул 28 августта сәгать 20.00дә үтәчәк. Традиция буенча шәһәр администрациясе балконнары бер кичкә театр сәхнәсенә әверелә, анда Казан театрлары актерлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз