Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Монреаль Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашачак
Татарстан артистлары милли бәйрәмнең махсус кунаклары булачак.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 22 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Монреаль шәһәренең Angrinion паркында татар һәм башкорт милли бәйрәме - Сабан туе була. Бәйрәмне “Мирас” татар мәдәни үзәге уздыра. Чарада Канаданың Торонто, Оттава, Квебек шәһәрләренең татар, башкорт, рус һ.б. диаспорасы вәкилләре көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.
“Программада зур концерт әзерләнә. “Мирас” үзәгенең яшь талантлы артистлары милли биюләрне һәм татар-башкорт халык җырларын башкарачак. Монреальдәге төрле милләт диаспорасы вәкилләренең җыр һәм бию ансамбльләре катнашачак”, - диде ул.
Җитәкче сүзләренчә, быелгы Сабан туена Татарстаннан махсус кунаклар – атказанган артистлар көтелә. “Бәйрәм программасында милли уеннар, спорт ярышлары, милли көрәш кергән”, - диде ул.

“Бәйрәмгә килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячакбыз. Бәйрәмнең төп максаты – татар-башкорт милләтенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен Канада кешеләренә таныту һәм популярлаштыру. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз”, - диде Зилә Миргалиева.
Бәйрәм Квебек мирасын саклау җәмгыяте, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Россиянең Монреальдәге генераль консуллыгы, Бөтендөнья башкорт корылтае ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз