news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел “Мисс Татарстан” конкурсы өчен костюмнарны әзерләү буенча рекорд куйганнар

Париждан дизайнер Владимир VQ конкурска киемнәрне тиз вакыт арасында тапшырган.

Быел “Мисс Татарстан” конкурсы өчен костюмнарны әзерләү буенча рекорд куйганнар
Султан Исхаков

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина).“Мисс Татарстан – 2019” конкурсына киемнәрне бер ай алдан әзерләгәннәр. Коллекцияләрне булдыру буенча рекордны Париждан дизайнер Владимир VQ ясаган, ул костюмнарны 10 көн эчендә тегеп биргән. Бу хакта “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә конкурс президенты Изольда Сахарова әйтте.

Владимир VQ Мәскәүдә туган, унбиш ел Парижда яши һәм иҗат итә. “Ул тукыларны Франциядән алып кайтты һәм тиз вакыт аралыгында “Мисс Татарстан - 2019” конкурсы өчен зур эш эшләде”, - дип билгеләп үтте Изольда Сахарова.

Шулай ук, конкурска Чабаксарда яшәүче дизайнер Екатерина Тонюшкина һәм Казан дизайнеры Солтан Салиев үзләренең киемнәрен әзерләгән. “Алар бары тик кыйммәтле материаллардан – бәрхеттән, ефәктән һәм йоннан гына текте”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100