Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмый
Йомгаклау билгеләре нигезендә чыгарылган билгеләр аттестатка куелчак.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмаячак. Ул аттестат һәм математикадан билге алу өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе буларак уздырыла иде», — дип сөйләде Решетникова «Комсомольская правда» радиосы эфирында.
Элегрәк Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел югары уку йортына укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына БДИ тапшырачак. Алар укырга керү өчен кирәкле предметларны гына тапшырырга тиеш була.
Аттестатка билгеләр йомгаклау билгеләре нигезендә куелачак.
Рособрнадзорда элек хәбәр ителгәнчә, Бердәм дәүләт имтиханын 19 июньнән башлап һәм соңрак үткәрү вариантлары карала. Шулай ук рус теле буенча БДИны ике көнгә бүлеп тапшыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз