news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Мәскәүдә Сабан туе беренче тапкыр берничә мәйданчыкта була

Быел Мәскәүдә Сабан туе беренче тапкыр берничә мәйданчыкта була
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

6 июльдә Мәскәү Сабан туе беренче тапкыр берничә мәйданчыкта уза. «Коломенское» музей-тыюлыгында традицион бәйрәмгә яңа активлыклар өстәләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Чараны Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра. Чараның генераль партнеры «Татнефть» була. Мәгълүмати партнерлар: «МИР» телеканалы, «Известия» мультимедиа мәгълүмат үзәге, «Восток ФМ» радиостанциясе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Мәскәү филиалы.

«Сабан туе төрки халыкларның традицион бәйрәменнән Мәскәү халыклары бәйрәменә әверелде, ул дөньяда иң массакүләм дип танылды. Быел чараның мөхтәрәм кунаклары махсус хәрби операция геройлары булачак, ә чарага килгән һәр кеше маскировкалау челтәрләре үрүдә катнаша ала», ди оештыручылар.

Рәсми кунаклар арасында Россия, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре вәкилләре, күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр була.

2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бәйрәм программасында төрле яшьтәге кешеләр кызыксынуы буенча шөгыль табачак. Яшь кунаклар өчен балалар Сабан туе була. Бәйрәм программасы үзенең активлыгы белән кунакларны «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясеннән читтәге башка мәйданнарда да шатландырачак.

Төп сәхнәдә иртәдән кичкә кадәр Россиянең төрле халыкларын тәкъдим итүче милли коллективлар, эстрада йолдызлары чыгышлары була. Алар арасында «Зәйнетдин» мультиинструменталисты, Татарстанның халык артистлары Наилә Фәтехова һәм Резедә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Илнур Гомәров һәм Ләйсән Минһаҗева, Башкортстанның халык артистлары Артур Туктагулов, Лилия Биктимирова һәм Фәдис Ганиев, Башкортстанның атказанган артистлары Рөстәм Шаһбалов һәм Искәндәр Газизов, «Бишбармак» оркестры, «Болгар» бию театры, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе бию театры, «Илдан» татар бию ансамбле бар.

Милли көрәш мәйданчыгында быел тамашачыларны билбау көрәше буенча Дөнья кубогының финал ярышлары көтә. 15 илдән килгән көрәшчеләрнең иң көчлесен билгеләргә кирәк була. Башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьерлар тудырыла, ә барлык элементларны төбәкләрдән махсус алып киләчәкләр. Кунаклар өчен биредә артистлар чыгыш ясый, халык уеннары һәм милли кәсепләр эшләнмәләре ярминкәләре оештырыла.

Сабан туенда Татарстанны күп еллар Чаллы шәһәре тәкъдим итә. Башкортстан Республикасын данын Кырмыскалы һәм Зианчурин муниципаль районнары яклый.

Быел Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәтеннән белем бирү киңлеге гаилә кыйммәтләренә багышланган. Теләүчеләрнең барысы да «Яхшылыкка ярдәм ит» квестында катнаша һәм китап укырга яратучылар «IQRA» халыкара конкурска теркәлә ала.

«МИР» телеканалы мәйданчыгында җитезлекне тикшерергә, түбәтәй тегәргә яки стилизацияләнгән фотозонада милли киемнәр киеп карарга мөмкин була.

Сабан туе кунаклары дөнья халыклары аш-сулары мәйданчыкларында милли ризыклардан авыз итә, «Игелекле күршеләр урамы» милли чатырлары аллеясе буйлап йөри, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле ярышларда, мастер-классларда катнаша ала. Мәскәү Сабан туе кысаларында музей-тыюлыктан читтә традицион ат ярышлары да уза. Яшь спортчылар арасында ат өстендә йөрү һәм конкур ярышта иң яхшылар билгеләнә. Җиңүчеләрне бәйрәмнең төп сәхнәсендә бүләклиләр.

«Коломенское» музей-тыюлыгында бәйрәм мәйданчыклары 11.00-22.00 сәгатьләрдә эшли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100