news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәпкә беренче сыйныфка 56 укучы килде

Быел Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәпкә беренче сыйныфка 56 укучы килде
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы Мәскәү мәктәбе быел беренче сыйныфка 56 укучы кабул итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйрәмгә килүчеләрне тантаналы линейкада Белем көне белән мәктәп директоры Роза Шакирова һәм уку йортының идарә советы рәисе — Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов котлады.

Вәкиллек җитәкчелеге исеменнән укытучылар һәм укучыларны җәмәгать элемтәләре секторы консультанты Фикус Мортазина тәбрикләде.

Муса Җәлил исемендәге мәктәпкә 1997 елда нигез салына. Биредә 32 милләт баласы укый. Мәктәптә татар теле укытыла һәм дүрт музей эшли: дөнья мәдәнияте галереясы, «Разведка легендалары», татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше музее һәм «Мәктәп тарихы». Биредә «Җәлилчеләр» балалар иҗтимагый берләшмәсе дә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100