Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел мари халкының «Семык» традицион бәйрәме Әгерҗе районында уза
Быел мари халкының «Семык» традицион бәйрәме Әгерҗе районының Кадрәк авылында 4 июньдә уза. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм программасында – Татарстан һәм Марий-Эл республикаларының профессиональ һәм һәвәскәр коллективлары чыгышлары, тематик мәйданчыклар, матурлык конкурсы.
Оештыручылар кунакларны бәйрәм боткасы һәм мари халкының милли ризыклары белән сыйларга вәгъдә итә. Татарстанда яшәүче халыкларның көнкүреше белән таныштыру өчен этнографик йортлар әзерләнә.
Кызлар өчен «Чевер марий ӱдыр» (матурлык бәйгесе) һәм егетләр өчен «Марий Патыр» (көчле ир-атлар бәйгесе) бәйгеләрендә катнашучылар өчен туган телне, мари халкының традицияләрен, йолаларын һәм мәдәни мирасын белү шарт булып тора, ди оештыручылар.
Бәйрәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләре күргәзмәсе оештырыла, товарларын сатып алырга мөмкин булачак.
- Семык – мари халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ул традицион җәйге бәйрәмнәр циклын башлый. Традиция буенча Пасхадан соң җиде атнадан башлана.
- Әлеге бәйрәмне үткәрү Татарстанда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәре календарена кергән. Ул Татарстандагы мари авылларында үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз