Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак
«Манзара» спорт-музыкаль премиясе 16 гыйнвар көнне цирк бинасына узачак.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне цирк бинасында узачак «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак. Бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә чараның продюсеры Айдар Шәймәрданов хәбәр итте.
16 гыйнвар көнне цирк бинасында «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру чарасы узачак. «Манзара» да 130 кг га кадәр булган егермегә якын көрәшче бил алышачак. Алар — Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең иң көчле көрәшчеләре.
Көрәшчеләрне сайлап алу турында Айдар Шәймәрданов үзе сөйләде. «Узган ел Сабантуйлар булмады. Шулай да без көрәшчеләрне сайлап ала алдык. „Манзара“да катнашучылар — көчлеләр исемлегендә беренче унлыкка керүче көрәшчеләр», — диде ул.
«Манзара»ның абсолют батырына чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча бүләк ителә. Икенче урын — алтмыш мең, өченче урын алучы ике көрәшче утызышар мең акчага ия булачак.
«Манзара»да 75 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгында иганәчеләр ярдәмендә оештырылган көрәшләр көтелә. Әлеге категориядә дүрт көрәшче бил алышачак. Алар — Ислам Фәләхов, Булат Юнысов, Ленар Садыйков, Рафаэль Кәлимуллин. Беренче урын иясе — утыз мең, икенчедә — егерме мең, ике өченче урын ияләре унышар мең сум белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз