Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел мәктәптә кертелгән яңалыклар: ике имтихан, чит телгә - ике сәгать, тәрбия дәресләре
Татарстанда ике Төп дәүләт имтиханы белән 33 һөнәр үзләштереп булачак
Быел белем бирү программасында берьюлы берничә үзгәреш көтелә. Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк, әмма чит телне өйрәнү өчен сәгатьләр киметеләчәк. Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабы соңрак башлана. Ә IX сыйныф укучылары көллиятләргә керү өчен Төп дәүләт имтиханыннан (ТДИ) ике фәнне тапшыра алачак. Бу һәм башка үзгәрешләр турында тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Укучылар «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте»н өйрәнә башлый
2026 елның 1 сентябреннән V-VII сыйныфларда яңа фән – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» укытыла башлый. V сыйныфта аны өйрәнү өчен - 17, VI һәм VII сыйныфларның һәркайсында 34 сәгать вакыт каралган.
Россия Мәгариф министрлыгында яңа предмет балаларга һәм яшүсмерләргә, традицион кыйммәтләргә таянып, дөньяга караш формалаштырырга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар.
«Бу предметның төп эчтәлеге мәктәп укучыларын ил үсешендә зур роль уйнаган һәм җәмгыять кыйммәтләрен аерым бер кешенең яшәү мәгънәсе сыйфатында сайлауның әһәмиятен үз тормышлары белән раслаган күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тормыш юлы, эшчәнлеге, гамәлләре, шәхси сыйфатлары белән таныштырудан гыйбарәт», – диелә министрлык хәбәрендә.
Россия Мәгариф министрлыгы 2026/2027 уку елына Россиянең барлык мәктәпләре өчен 17 мәҗбүри предметтан торган исемлекне раслады
Фото: edu.gov.ru
17 мәҗбүри дисциплинадан торган исемлек расланды
Россия Мәгариф министрлыгы 2026/2027 уку елына Россиянең барлык мәктәпләре өчен 17 мәҗбүри предметтан торган исемлекне раслады.
«Бу карар, шәхси ихтыяҗлар һәм төбәк үзенчәлекләре өчен мөмкинлек калдырып, барлык укучылар өчен дә база белемнәре стандартын тәэмин итәргә тиеш», – дип ачыклык кертелә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) хәбәрендә. Ул ведомствоның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мәҗбүри предметлар берничә юнәлеш буенча берләштерелгән:
- табигый фәннәр - физика, химия, биология, география;
- гуманитар фәннәр - рус теле, әдәбият, чит тел, тарих, җәмгыять белеме;
- төгәл фәннәр - математика, информатика;
- иҗат һәм үсеш – музыка, рәсем, технология (хезмәт);
- тәрбия - физкультура, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) һәм Ватанны саклау, Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте.
«Математика» фәненә «Алгебра», «Геометрия», «Ихтималлык һәм статистика» курслары кертелде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Җәмгыять белемен IX сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар
Узган елның 18 июнендә Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы белән федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр нигезендә, «Математика» фәненә - «Алгебра», «Геометрия», «Ихтималлык һәм статистика» курслары, ә «Тарих» предметына «Россия тарихы», «Гомуми тарих» һәм «Безнең төбәк тарихы» курслары кертелде.
Ата-аналар сайлавы буенча мәктәпләр программага «Икенче чит тел», «Туган тел» һәм «Туган әдәбият» фәннәрен өстәргә мөмкин. Әмма моның өчен рус телендә белем бирүче мәгариф учреждениеләренең тиешле ресурслары булуы шарт.
«РФ халыклары телләре, РФ республикаларының дәүләт телләре арасыннан туган тел һәм туган әдәбиятны өйрәнү мөмкинлекләр булган очракта һәм укучыларның, ата-аналарның гаризасы буенча гамәлгә ашырыла. Оешма тәкъдим иткән исемлектән икенче чит телне өйрәнү укучылар, ата-аналар гаризасы буенча һәм оешмада кирәкле шартлар булган очракта гамәлгә ашырыла», - диелә Мәгариф министрлыгы боерыгында.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә җәмгыять белемен бары тик IX сыйныфтан башлап өйрәнәчәкләр.
V-VII сыйныфларда «Чит тел» предметын өйрәнүгә элеккеге өч сәгать урынына атнага ике сәгать бүленәчәк
Фото: © «Татар-информ»
Чит телне өйрәнү өчен сәгатьләр саны киметелә
V-VII сыйныфларда «Чит тел» предметын өйрәнүгә элеккеге өч сәгать урынына атнага ике сәгать бүленәчәк.
«Йөкләнешне оптимальләштерү һәм уку вакытын рациональ бүлү максатында чит телләрне өйрәнү күләменә үзгәреш кертелә», - дип аңлаттылар РФ Мәгариф министрлыгында.
Шул ук вакытта, ведомствода чит телләрне өйрәнү мәктәп программасының мәҗбүри компоненты булып кала, дип искәрттеләр.
«Сәгатьләр санын киметү предметны гамәлдән чыгармый, ул уку планында оптималь баланс эзләүгә юнәлдерелгән. Чит тел белүнең база дәрәҗәсе билгеләнгән сәгать күләме кысаларында тәэмин ителәчәк», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру расписаниесе расланды
Фото: © «Татар-информ»
БДИның төп этабы июньдә башлана
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру расписаниесе расланды. БДИ тапшыру чоры, элеккечә үк, өч этапка (вакытыннан алда тапшыру, төп һәм өстәмә) бүленә.
Вакытыннан алда тапшыру 20 мартта башлана һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта, быел төп этап июньдә башлана.
«Ягъни 1 июньнән, Соңгы кыңгыраудан соң башлана һәм 9 июльгә кадәр дәвам итә. 8 һәм 9 июль – Президент көннәре, бу көннәрдә нәтиҗәне яхшырту өчен бер имтиханны яңадан тапшырып булачак», - диде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов министрлык оештырган туры эфир вакытында.
Искәртеп үтәбез, РФ Президенты Владимир Путин карары белән укучылар БДИ предметларының берсен яңадан тапшыра ала. Бу очракта беренче нәтиҗә юкка чыгарыла.
Өстәмә этап 4-25 сентябрьдә узачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын раслады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кайбер фәннәр буенча БДИның минималь баллары үзгәрде
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын раслады.
Әйтик, рус теленнән – ким дигәндә 40 балл, профильле математика, тарих, әдәбият, биология, география, химия һәм чит телдән – шулай ук 40 балл, физикадан – 41 балл, җәмгыять белеменнән – 45 балл, информатикадан 46 балл җыярга кирәк.
«Бу - югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь бусага. Аттестат алу өчен баллар азрак булырга мөмкин. Әмма югары уку йортларына керү өчен, ким дигәндә, шушы балларны җыярга кирәк», – дип ачыклык кертте Мөҗипов.
Узган уку елы белән чагыштырганда химия, биология, физика, информатика, тарих һәм чит тел буенча минималь баллар үзгәрде.
Тарихтан Бердәм дәүләт имтиханы кайбер социаль-гуманитар юнәлешләргә укырга керү өчен мәҗбүри булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тарихтан Бердәм дәүләт имтиханы кайбер белгечлекләр өчен мәҗбүри булачак
Тарихтан Бердәм дәүләт имтиханы кайбер социаль-гуманитар юнәлешләргә укырга керү өчен мәҗбүри булачак. Шул хактагы документны Россия Фән һәм югары белем министрлыгы әзерләгән.
«Әлеге боерык 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була», - диелә документ проектында.
Биредә «Социология», «Юриспруденция», «Иҗтимагый сәясәт һәм социаль фәннәр», «Конфликтология», «Таможня эше», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Нәшрият эше» һ.б. әзерлек юнәлешләре турында сүз бара.
Быел үз көченә кергән закон нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында Төп дәүләт имтиханын тапшырмаган һәм аттестат алмаган IX сыйныф укучыларына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирелә
Фото: © «Татар-информ»
Аттестат тапшырылмаган IX сыйныф укучылары һөнәр үзләштерә алачак
Быел үз көченә кергән закон нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында Төп дәүләт имтиханын тапшырмаган һәм аттестат алмаган IX сыйныф укучыларына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирелә, диде Мөҗипов.
«Әгәр элек укучылар икенче елга калса, X сыйныфка яки урта һөнәри белем бирү учреждениесенә керү мөмкинлеге булмаса, хәзер без аларны һөнәргә өйрәтәчәкбез», - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Аның сүзләренчә, Татарстанда әлеге программа быел старт ала.
Татарстанда 33 һөнәр һәм җиде белгечлек билгеләнгән, аларга ике имтихан тапшыру нигезендә IX сыйныф өчен бирелгән аттестат белән укырга керергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстан ике имтихан буенча экспериментта катнашачак
Татарстан быел дүрт урынына ике имтихан тапшыру экспериментына кушылачак. 2025 елда анда бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Липецк өлкәсе генә катнашты.
«IX сыйныфтан соң аттестат алу өчен йә ике, йә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма аттестатны ике имтихан нигезендә алучылар өчен бары тик бер генә белем бирү траекториясе каралган. Ике имтихан буенча тапшырылган аттестат белән X сыйныфка барып, мәктәптә укуны дәвам итеп булмаячак», - дип хәбәр итте Мөҗипов.
Шулай да көллиятләргә һәм техникумнарга керергә мөмкин, әмма билгеле бер һөнәрләр һәм белгечлекләргә генә. «Ягъни ике Төп дәүләт имтиханы буенча тапшырылган аттестат, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кереп, барлык белгечлекләрне дә үзләштерергә мөмкинлек бирми», - дип аңлатты мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Татарстанда 33 һөнәр һәм җиде белгечлек билгеләнгән, аларга ике имтихан тапшыру нигезендә IX сыйныф өчен бирелгән аттестат белән укырга керергә мөмкин.
«Бу исемлек республикадагы кадрлар кытлыгыннан һәм фаразланган ихтыяҗдан чыгып билгеләнде», - дип искәртте Мөҗипов.
Әгәр IX сыйныфны тәмамлаган укучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, алдагы еллардагы кебек үк, ул укуын X сыйныфта да, көллият һәм техникумнарда теләсә нинди белгечлек буенча да дәвам итә алачак.
1 сентябрьдән Россия югары уку йортлары яңа югары белем бирү системасына күчәргә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа системасына күчәргә тиеш
1 сентябрьдән Россия югары уку йортлары яңа югары белем бирү системасына күчәргә тиеш. Бу датаны элегрәк Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков игълан иткән иде.
Күчешнең асылы шунда: югары уку йортларында бакалавриат һәм белгечлек (специалитет) урынына төп база белеме кертеләчәк, ә магистратура сайланган профильне тирәнтен өйрәнү өчен махсуслаштырылган дәрәҗәгә әвереләчәк. Өченче дәрәҗә - аспирантура.
2023 елда ук Россиянең алты югары уку йорты әлеге проектта сынау режимында катнашу өчен сайлап алынган иде.
«Сынау проектында катнашучылар тарафыннан яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары әзерләнә һәм югары белем бирү программалары буенча белем бирүнең дәвамлылыгы мәсьәләсе буенча индустриаль партнерлар белән сөйләшүләр алып барыла. Әзерлек юнәлеше, конкрет квалификация һәм икътисад тармагына карап, база югары белемен – 4 елдан 6 елга, ә магистратураны 1 елдан 3 елга кадәр гамәлгә ашырырга тәкъдим ителә», – дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, Татарстанда урнашкан югары уку йортлары бу чорда шулай ук уку процессын югары белем бирүнең яңа системасына күчерү юнәлешендә эшләгән.
«Хәзерге вакытта алар моңа әзер һәм Россия Фән һәм югары белем министрлыгы карарлары нигезендә эш итәчәкләр», – дип ачыклык керттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
«Татар-информ», Надежда Гордеева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз