Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел мөселман яшьләренең форумы яңа форматта була
Бирегә 15-22 август көннәрендә 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар җыела.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы була. Быел мөселман яшьләре форумы үзенең форматын үзгәртте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары бер генә мәйданчыкны сайлый ала.
Мөселман яшьләре форумы — 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы була.
Форумда катнашучыларны кабул итү төгәлләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз