news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Мөхлисә Бубый укулары» фәнни-мәгариф конференциясе онлайн-форматта узды

Әлеге конференциядә Тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов мөселман хатын-кызларның киң хәйрия эшчәнлегенең тарихи юнәлеше турында чыгыш ясады.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Быел «Мөхлисә Бубый укулары» Россия күләм IV фәнни-мәгариф конференциясе онлайн булды. Конференция «Үзгәреп торучан тормышта шәхеснең әхлакый терәге һәм иерархия кыйммәтләре трансформациясе» темасына багышланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге фәнни конференция хатын-кызларның хәйрия һәм мәгариф оешмалары эшчәнлегенең актуаль гуманитар тәртибенә нигезләнә. Конференцияне Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү ислам институты оештыра.

Конференциядә катнашучыларны Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин исеменнән РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов сәламләде. Ул пандемия чорында мәчетләрнең һәм дини инфраструктураның төрле дин кешеләренә социаль ярдәм күрсәтү үзәкләренә әйләнүенә игътибар итте. Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, хәзерге вазгыять мәчетләрнең социаль институт буларак әһәмиятен күрсәтеп кенә калмады, ә кабаттан Россия шәһәрләрен мәчетләр һәм башка мөселман дине инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләсен актуальләштерде. 

Россия мөселман хатын-кызларның киң хәйрия эшчәнлеге турында Россия Гадел хөкем академиясенең Казан филиалы профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов сөйләде.

Россия Фәннәр академиясе Африка институтының Цивилизацион һәм дини тикшеренүләр үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Наима Нефляшева, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова, Мәскәү ислам институты каршындагы Ислам мәдәни үзәге директоры Зилә Имаметдинова, Россия ислам мәгарифен үстерү үзәге директоры Гөлфия Хәбибуллина үз чыгышларында тарихи мизгелләрдә,төрле авыр вакытларда мөселман хатын-кызларының социаль роле турында сөйләде. 

Традицион Россия мөселман мохитендә хатын-кызларның иҗтимагый хәле һәм социаль роле турында уникаль архив материаллары ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән хезмәткәре Алсу Хасавнех һәм Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең кинодокументаль проектлар бүлеге башлыгы Әхмәд Макаров докладларында тәкъдим ителде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100