news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Әлки районы Алпар авылы тарихында өченче тапкыр Сабан туе оештырылды

Бәйрәмне атказанган спорт остасы Рәшит Сәмигуллин белән аның көрәшче абыйсы Рәфкать Сәмигуллин әзерләгән.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Әлки районы Иске Алпар авылында традиция буенча өченче тапкыр авыл Сабан туе үткәрелде. Аның төп оештыручылары – СССРның һәм Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, эшмәкәр Рәшит Сәмигуллин белән көрәш буенча район Сабан туе батыры, эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин.

Иске Алпар авыл Сабан туе берничә ел элек үткәрелүеннән туктаган иде. Сабан туен яңадан үткәрү идеясе белән авылның данлыклы көрәшчеләре Рәшит һәм Рәфкать Сәмигуллиннар чыккан.

Быелгы Алпар авылы Сабан туен барлыгы 20 якын эшмәкәр оештырды: Рәшит, Рәфкать һәм Ришат Сәмигуллиннар, Мөниб Шакиров, Альберт Мөхәммәтшин, Тәлгать Әхмәтшин, Раил Гатауллин һ.б.

Сабан туен Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов ачып җибәрде: “Хөрмәтле алпарлылар, авылдашлар! Барыгызны да Сабан туе бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәр кеше Сабан туен сагынып, көтеп ала. Вакытны күңелле итеп үткәрүегезне телим”, - диде ул.

Риназ Сәлахов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Сабан туйның үткәрелү максатын билгеләп үтте. “Беренчедән, гореф-гадәтләрне истә тоту бәйрәме булып тора, икенчедән, авылдашлар, Алпар авылында кайчандыр гомер иткән кешеләр күрешергә, очрашырга дип кайта. Алпар Сабан туен зурлап үткәрелгәнен беләләр, мәгълүматны таратабыз. Шуңа күрә, башка авыллар белән дә сөйләшеп, елына бер тапкыр булса да, авыл Сабан туенда бергәләп җыелып алабыз. Спортчылар өчен аерым уеннар оештырабыз. Гомумән, Сабан туе халыкны кызыктырып, ял иттерү максаты белән үткәрелә”, - диде Алпар авыл җирлеге башлыгы.

Риназ Сәлахов Сабан туе үткәрелмәгән авыллар булуын да искәртеп узды. Аның фикеренчә, төп сәбәп – иганәчеләр булмауда. “Сабан туен оештырырга ярдәм иткән иганәчеләрәбез бар, аларга зур рәхмәт әйтеп китәсем килә”, - диде ул.

“Безнең идея инде өченче ел саен тормышка ашырыла, Аллага шөкер. Күпмедер үткәрү мәшәкатьләре булса да, һәр ел саен үткәрергә тырышабыз. Киләчәктә дә Алпар Сабан туен үткәрергә ниятебез бар”, - дип әйтте Риназ Сәлахов.

Көрәш буенча район Сабан туе батыры, эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Сабан туен ничек үткәрә башлаганнарын сөйләде. “Алпар Сабан туен ел саен үткәрү безнең традициягә әйләнде. Без авылның эшмәкәрләре белән бергәләп җыелып сөйләштек тә: “Туктале, Алпар зур авыл, бу авылны республикада беләләр, Сабан туйларында Алпар аты һәрвакытта да беренче кайтты. Нишләп әле анда Сабан туен уздырмаска?” - дип уйладык. Аллага шөкер, Алпар Сабан туе бик күркәм, аны үзенчәлекле, эчтәлекле итеп уздырабыз”, - диде ул.

Рәфкать Сәмигуллин сүзләренчә, татар халкы кайда гына булуына карамастан, Сабан туйларын уздырырга тиеш. “Сабан туйны үткәрү өчен нибары өч әйбер таләп ителә: теләк, тырышлык һәм халык ышанычын аклау. Акчага гына терәлеп калмый, ул юк нәрсә. Акча өчен янып йөргән җитәкче Сабан туен үткәрергә теләмәс тә иде. Бу сылтау гына. Ә халык бик актив. Халыкка аңлатырга кирәкми, сүздән туйган ул, аңа иң мөһиме эш күрсәтергә кирәк. Дүрт ай эчендә генә мәчет салып чыктык, чишмәләрне төзекләндердек һ.б. эшләрне бергәләп ерып чыктык. Әлегә менә шундый нәтиҗәләребезгә ирешә алдык”, - дип сөйләде Рәфкать Сәмигуллин.

Алпар Сабан туе көннең икенче яртысында оештырылган иде. Сабан туе барышында чәчүдә актив катнашкан механизаторларга, оста сварщикка, тракторчыга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Алпар Сабан туен Әлки районы үзешчәннәре алып барды. Бәйрәмгә чакырылган җырчылар арасыннан “Алтын барс” премиясе лауреаты, җырчы Айгөл Рәхимова да бар иде.

Айгөл Рәхимова “Татар-информ” агентылыгы хәбәрчесенә Сабан туе бәйрәменең асылын сөйләде. “Минем өчен Сабан туе, гадәттәгечә, зур бәйрәм булып санала. Кечкенә яшемнән үк чын милли бәйрәм буларак хәтеремә кереп калган. Артистларның бу вакытта вакытлары тыгыз, төрлесен төрле якка чакыралар. Дөресен әйткәндә, беренче җирдән икенче җиргә чабып йөрү артистлар өчен күңелле мәшәкатьләр генә. Без халыкка чын мәгънәсендә бәйрәм ясыйбыз. Халык белән аралашу да күңелгә якын: сиңа кушылып җырлыйлар, бииләр. Бу мизгел һәрвакытта да мине рухландыра”, - диде җырчы.

Алпар Сабан туенда теләгән һәркем көрәштә, баганага менүдә, кул көрәштерүдә, йөк күтәрүдә, ат ярышында, чүлмәк ватуда, капчыкта йөгерүдә катнаша алды. Авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов сүзләренчә, Сабан туена быел яңа уен төрен керткәннәр – иптәшеңне утыртып тачка белән әйләнү.

Бүләкләрне эшмәкәрләр алды. Баш батырга зур суыткыч, беренче урынга телевизор, икенче урынга тузан суырткыч, микродулкынлы пич, ит чыгаргыч.

Озак та үтми, ат чабышлары ярышы нәтиҗәләре билгеле булды. Беренче урынга – Хузангай авылыннан Олег Ситкин, икенче урынга Түбән Әлки авылыннан Мозаффар Шәйморатов, өченче урынга Аксубай шәһәреннән Марат Гафиятов лаек дип табылды. Аларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Алпар авылы Сабан туе кичке күңел ачу белән тәмамланды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100