Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан
III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә барлыгы 40 меңнән артык гариза килгән.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел үтүче III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә иң актив катнашкан шәһәр һәм төбәкләрдән Чиләбе, Оренбург, Свердловски, Киров өлкәләре, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләре санала.
«Ел саен „Җәлил укулары“ әдәби бәйгесендә катнашучылар саны арта бара. Быел бәйгедә катнашучылар саны 40 меңнән артып китте. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез әлеге бәйгедә теләп катнаша. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Бельгия, Алжир, Йемен, Төркия һәм башка илләрдән гаризалар килде», — дип хәбәр итте Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыручылар.
Бүген Казанда III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантана дәвамында Җәлил шигырьләре төрле халык телләрендә яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз