Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел кышын биш кеше боз астына китеп һәлак булган
Аномаль җылы кыш булганлыктан, батып үлүчеләр һәм коткарылган кешеләр былтыргыга караганда күбрәк.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019-2020 елларның кышкы чорында сулыкларда 25 һәлакәт теркәлгән. Биш кеше боз астына китеп һәлак булган, 87 кеше коткарылган. Узган елда өч кеше үлгән, 39 кеше исән калган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.
Кеше үлеме белән бәйле дүрт очрак Чистай, Алексеевск, Лаеш районы һәм Казан сулыкларында булган. Минзәлә районында бер кеше язын боз эрегән чакта батып үлгән.
Коткарылган 87 кешенең 23е Чистай, Алексеевск, Әлмәт, Тукай, Лаеш, Тәтеш, Спас, Кама Тамагы районнарында боз астына киткәч чыгарылган. Лаеш һәм Спас районнарында 64 кешене сулыкта боз ярылып һәм кузгалып киткәч коткарганнар.
«Быел үлгән һәм коткарылган кешеләр күбрәк булуы кышның бик җылы килүенә бәйле. Гыйнвар-февральдә дә плюс температуралар булды, боз кичүләрен без быел февральдә үк яптык», — диде Юрий Венедиктов.
Ул, шулай ук, быел балыкчыларның бозга күпләп чыгу урыннарында тугыз коткару посты 6 мартта ук урнаштырылганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз