news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел кышкы каникулларны ил буйлап яисә чит илләрдә сәяхәттә үткәрүчеләр саны арткан

Бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 процентка үскән.

(“Казан, “Татар-информ”, 19 декабрь). Россия туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итүенчә, 2017-2018 кышкы каникулларын ил буйлап яисә чит илләрдә сәяхәттә үткәрүчеләр 10-15 процентка үскән, шул ук вакытта узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 процентка арткан. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

Якынча 150 мең мәскәүле яңа ел каникулларын чит илләрдә уздыра. “Россиялеләр яңа елны кайда билгеләп үтә” дип аталган матбугат конференциясендә Майя Ломидзе кешеләрнең ял итү сәяхәтләрен җәй ахырыннан башлап, сак планлаштыруларын ачыклавын җиткергән.

“Күпчелек туристлар, кышкыга карганда, җәйге ялны планлаштыра. Шулай булуга да карамастан, быелгы яңа ел бәйрәмнәренә динамика уңай үсештә”, - дип аңлаткан ул. Туроператорлар чит илләргә 20 процент һәм эчке туризмга 10-15 процент үсеш турында белдерә. “Әлеге күрсәткечләр агымдагы елның алдагы елга караганда уңышлы узуын дәлилли, күрсәткечләр шуны күрсәтә”, - дип билгеләп үткән Майя Ломидзе.

news_right_1
news_right_2
news_bot