news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Кырым курортлары 4 миллионнан артык турист кабул итәргә планлаштыра

Кырым Республикасы курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, туристларның күп өлеше - россиялеләр

  (Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Максим Кирилов). Быел Кырым курортлары 4 миллионнан артык турист кабул итәргә планлаштыра, аларның күпчелеге - россиялеләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Кырым Республикасы курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары Игорь Котляр белдерде.

“Украина составында булганда, 6 миллионнан артык кеше кабул итә идек. Узган ел 3,3 миллион кеше кабул ителде, - диде Игорь Котляр. Быел Кырым курортларына 4 миллион чамасы турист кабул итәргә исәплибез. Барысы да транспорт логистикасының ничек төзелүеннән тора”. Шул ук вакытта спикер, хәзер Кырымда туристлар тулысынча саналмый, дип белдерде. Россиягә кушылганчы туристларның бер өлше Кырымга тимер юл аша килә иде. Хәзер республикада андый юл юк. Бүген туристлар, нигездә, ярымутрауга автомобиль, авиатранспорт яки паром белән килә. Шуңа күрә узган ел күпме турист килгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел. Шуңа күрә агымдагы елда 4 млн, шулай ук, - якынча сан гына. Аның сүзләренә караганда, бүген республиканың инфраструктурасын тәртипкә китерү буенча актив эш бара. Бу киләсе курорт сезоннарында туристлар агымын арттырачак.

“Сезонда – июньнең икенче яртысында һәм сентябрь уртасына кадәр, якынча броньланган шифаханәләр мәгълүматлары буенча бүгеннән үк курортлар 70-80 процентка тулы. Без, нәкъ шуңа нигезләнеп, туристлар саны 4 млн кешедән артыр дип әйтә алабыз”, - дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта Игорь Котляр, елдан-ел Украинадан, Россиядән килүче туристлар саны арта, Төркиядән, Көнбатыш Европа һәм Балтыйк буе илләреннән, башка дәүләтләрдән килүчеләр дә бар. Әмма бүген катлаулы сәяси вазгыять һәм юллар булмау яки җитәрлек дәрәҗәдә булмау сәбәпле, туристларның күбесе россиялеләр булыр дип көтелә. Монда шаккатарлык нәрсә юк, ярымутрауның туристлык базары әкренләп Россия кулланучысына яраклаша, дип белдерде Кырым Республикасы курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot