news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак

«Без күргәзмәне укыту мәйданчыгы итеп күз алдына китерәбез», — диде Марат Җәббаров.

Быел «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак
https://agro.tatarstan.ru Подробнее: https://tatar-inform.tatar/search?query=%D0%9A%D1%8B%D1%80+%D0%BA%D3%A9%D0%BD%D0%B5&results_order=relevance

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Күргәзмә терлекчелек, үсемлекчелек блоклары буенча төзеләчәк. «Кыр көне»ндә катнашучылар тәҗрибә кырларында чәчүлекләрне караячак.

Күргәзмәдә эшлекле формат та күздә тотыла, киңәшмәләр, мастер-класслар үткәреләчәк. «Без күргәзмәне укыту мәйданчыгы итеп күз алдына китерәбез, биредә төрле сортлар күрсәтелә, яңалары да бар. Фермерлар өчен дә техника тәкъдим ителәчәк», — диде Җәббаров. 

Министр 140лап предприятие катнашачагын әйтте. Россия шәһәрләреннән, Белоруссиядән дә вәкилләр киләчәк, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100