Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел «Күрше фест» проектында махсус «Мирас» юнәлеше кертелә
Быел «Күрше фест» проектында махсус «Мирас» юнәлеше кертелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова әйтүенчә, паркларда, ишегалларында вакыйгалар уздыру гына түгел, алардан соң да нәрсә калуын уйларга кирәк. «Берничә сәгать активлык бер хәл, ә үзеңнән соң мирас калдыру да мөһим», – диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кешеләрнең бердәм инициативалары аша мәдәни һәм тарихи мирас булдыру турында сүз баруын билгеләп үтте. «Без барыбыз да республикабызның мәдәни мирасын барлыкка китерүдә өлеш кертүчеләр булуыбызны аңлыйбыз», – диде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, республикада чаралар уздырганнан соң, уртак бердәм эшчәнлек алып барган инициатив төркемнәр барлыкка килгән. Ул төрле идеяләрне тормышка ашырганда, олылар, балалар, хәрәкәте чикле кешеләрнең дә мәнфәгатьләре искә алынуын билгеләп узды. «Җирне менә шундый игелекле кешеләр тотып тора», – дип, Ләйлә Фазлыева аларны «бриллиантлар»га тиңләде.
«Күрше фест» проектының кышкы сезоны да халыкның активлыгын күрсәткән. «Халыкны салкын да, кар көртләре дә куркытмады», – ди Ләйлә Фазлыева. Кышын 1400дән артык заявка килсә, быел җәен аларның саны тагын да артыр дип көтәләр. «Без һәммә кешене чараларда катнашырга чакырабыз», – диде Ләйлә Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз