news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел көзен Казанда «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале була

Быел көзен Казанда «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале була
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Быел көз башында Казанда тагын бер масштаблы фольклор чара — «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале узачак. Фестиваль 4-6 сентябрьдә булачак, дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгы.

Мәдәни вакыйганы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт Россия халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештыра.

Фестиваль илнең төрле төбәкләреннән килгән осталарны, рәссамнарны һәм иҗади коллективларны берләштерәчәк. Конкурсның төп вакыйгасы булып соңгы дүрт елда ясалган костюмнар һәм курчаклар коллекцияләре бәйгесе торачак. Программа шулай ук күргәзмәләр, ярминкә, гала-концерт һәм конкурс эшләренә аналитик күзәтүне үз эченә ала.

Катнашу өчен иҗади коллективлар (остаханәләр, һөнәрчелек йортлары, мода һәм костюм театрлары), гаилә коллективлары, шулай ук аерым осталар, рәссам-модельерлар, иҗади белгечлекләргә укучы студентлар һәм укытучылар чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2026 елның 7 августына кадәр кабул ителә. Аларны Мәскәү Оештыру комитетының электрон почтасына юлларга кирәк: narodovrossii@bk.ru. Элемтә өчен телефон: 8 (495) 628-31-32.

Тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән сылтама аша танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot