news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел көздән машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша күрсәтергә мөмкин булачак

Россия автомобиль йөртүчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша күрсәтә алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта «МАКС» мессенджерында машина йөртү таныклыгын күрсәтү сервисын эшлибез. Карар инде әзер. Сервис техник яктан әзерләнеп бетте дияргә була. Аны көзен кулланышка кертү планлаштырыла», – диде вице-премьер Халыкара яшьләр фестивалендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot