news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Корбан Фест» гаилә фестивале Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды

Быел «Корбан Фест» гаилә фестивале Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды
http://dumrt.ru/

Кичә Казанда Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, зурлап «Корбан Фест» гаилә фестивале үткәрелде. Ул быел Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйрәм Коръән аятьләре уку белән башланды. Гаилә бәйрәменең төп темасы - Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы. Сценарий ислам таралу тарихын яктыртуга юнәлдерелгән иде. Алып баручы Айрат Заһриев, Ибне Фадлан кебек киенеп, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү тарихы турында сөйләде.

Бәйрәмдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул, фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Корбан бәйрәме белән тәбрикләде.

«Аллаһ Раббыбыз изге мөбарәк олуг бәйрәмнәребезне һәрбарчаларыбызга да хәерле кылса иде. Бергә һәм бердәм булып, күркәм рәвештә уздырырга Аллаһ Раббыбыз Үзе ярдәмчеләребездән булса иде», - диде ул.

Мөфти урынбасары, Пәйгамбәребез сүзләрен китереп: «Бүген безнең өчен бәйрәм көне. Иртәгә дә безнең бәйрәм көне. Әгәр дә мөэмин, гөнаһ-хата, кимчелекләр ясамыйча, һәр көнне матур итеп уздыра алса, ул безнең өчен шулай ук бәйрәм», - дип әйтте.

Ул үз чыгышында шулай ук Пәйгамбәребез нәсыйхәтләрен дә җиткерде – әлеге нәсыйхәтләр мөселманнарны бер-берсенә сәлам бирергә, мескеннәрне ашатырга, туганлык җепләрен ныгытырга, төннәрен торып, тәһәҗҗүд намазларын укырга өнди – шушы гамәлләр белән җәннәткә керүне вәгъдә итә. «Рәсүлебезнең нәсыйхәтләрен исебездә тотып, күркәм савапларга ирешеп, кыямәт көннәрендә дә Раббыбыз Аллаһ вәгъдә иткән җәннәтләре белән безләрне сөендерсә иде», – диде Илфар хәзрәт.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Корбан бәйрәмен «безне бер-беребезгә ярдәм итәргә, бер-беребезнең хәлен белергә һәм бер гаилә булып яшәргә чакыра» дип билгеләп үтте. Ул бүгенге гаилә бәйрәмен оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100