Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел, коену сезоны башланганнан бирле, Татарстанда инде 2 бала батып үлгән
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Республиканың Зәй районы Пальчиково бистәсе янында Зәй елгасыннан Чаллы коткаручылары (ЗПСО №6) район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә 1994 елда туган Айрат Яруллинның үле гәүдәсен табып алып тапшырган. Батып үлүченең дусларыннан сораштырып, шунысы ачыкланган: алар бергәләп кич белән Зәйгә коенырга киткәннәр. Балалар коенган турыда елга әллә ни киң булмаса да, урта бер турысында кискен генә 3-
Бу очракка кадәр, 4 июньдә, Чирмешән районының Лагерка авылыннан 2 чакрым ераклыктагы буадан Федераль янгын сакчылыгы хезмәтенең янгын часте хезмәткәрләре тарафыннан 1999 елда туган Вероника Измайлованың җансыз гәүдәсе табып алынган. Кызның ир туганы һәм аның дусты сүзләренчә, суы киметелгән буага кичен су керергә барып, алар башта сай урында коенганнар. Аннары Вероника елганың элеккеге агымы турысына, текә убылмасына аяк баскан һәм су төбенә киткән. Кызның юклыгын белгәч, малайлар, ата-аналарына әйтү өчен, өйләренә йөгергән, әмма, олылар йөгерешеп килгәндә, инде соң булган. Янгын сүндерүчеләр исә озын саплы тимер ыргаклар белән кызның гәүдәсен тартып чыгарган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белгечләре исә әлеге ике очракта да балаларның коену өчен каралмаган урында су керүләре, шул ук вакытта өлкәннәр карамагында булмаулары хакында искәртә һәм махсус җиһазландырылмаган, коткаручылар булмаган урыннарда, өлкәннәр контроленнан башка балаларга коенырга ярамаганлыгы хакында кисәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз