news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел кимендә 113 млн тонна ашлык җыелачак - Александр Ткачев

Элегрәк ведомство 2016 елда уңыш күләмен ким дигәндә 110 млн тонна дип фаразлаган иде.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елда Россия Федерациясендә ашлык уңышы фаразын 113 млн тоннага кадәр арттырды. Бу хакта журналистларга Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия агросәнәгать комплексы: эчке базарда уңышлар һәм экспортны этәрү стратегиясе" темасына багышланган "түгәрәк өстәл"дә белдерде дип яза "ТАСС".

"Ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы производствосында уңай динамиканы 3 процент дәрәҗәсендә сакларга, шулай ук 113 млн тонна бөртекле уңыш рекорды куярга һәм терлекчелек өлкәсендә ит җитештерү күләмен 5 процентка арттырырга планлаштырабыз, - дигән министр.

Элегрәк ведомство 2016 елда уңыш күләмен ким дигәндә 110 млн тонна дип фаразлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100