news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кабул итү уңышлы булган

Рамил Мирзаһитов институтка керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре уртача 85 балл булганын әйтте.

Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кабул итү уңышлы булган
Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына беренче тапкыр 1 меңнән артык кеше кабул ителгән. Институт директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

“Быелгы кабул итү уңышлы булды. 1013 студент рекорд сан дип әйтергә була. Институтның 1 меңнән артык кеше кабул иткәне юк иде. Узган ел, мәсәлән, 980 кеше иде. Быелгы кабул итүнең сыйфат ягы да безне сөендерде. Беренчедән, институтта конкурс 1 урынга уртача 16 кеше булды, узган ел 15,5, алдагы елларда 13-14 кеше иде”, - диде ул.

Рамил Мирзаһитов институтка керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре уртача 85 балл булганын әйтте. “Татаристика һәм тюркология мәктәбенә керү өчен баллар югары булды. Филология юнәлешендә 78 балл, һәм педагогик белем бирү, татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә 78,8 балл. 100 баллы абитуриентлар килү сыйфат күрсәткеченең берсе булып тора. Безнең институтка БДИдан 100 балл җыйган 16 кеше керде. КФУга төрле юнәлешләргә 65 кеше кабул ителде. Быел институтка бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларны күп кабул иттек. Гомумән, университетта 36 кеше исәпләнә, шуларның 4се безнең институтта. Өчесе призер, берсе җиңүче. Алар Чаллы, Казан, Арчадан, Чиләбе шәһәреннән”, - дип белдерде.

Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, милли кадрлар әзерләячәк өч төркемдә – математика һәм информатика, музыка һәм өстәмә белем бирү, тарих һәм җәмгыять белеме буенча төркемнәрнең һәркайсында 25шәр кеше укый. “Читтән торып уку бүлегенә кабул ителгән 50 кеше 6 ел белем алачак. Алар берьюлы ике белгечлек – башлангыч мәктәп укытучылары һәм югары белемле мәктәпкәчә тәрбиячеләр белгечлекләренә ия булачак. Бер генә юнәлеш буенча укысалар, уку 5 ел бара. Ә безнең һәр юнәлешкә 3әр ел биреләчәк, чөнки без барысын да Татарстанның педагогика көллиятләреннән кабул иттек. Арча педагогика көллиятеннән – 16, Казан педагогика көллиятеннән, Түбән Кама һәм Минзәлә педагогика көллиятләреннән студентлар җыйдык. Аларны Мәгариф министрлыгы тупларга булышты. Алар бүгенге көндә башлангыч белем бирүче укытучылар яки балалар бакчаларында тәрбиячеләр”, - диде ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә килгәндә, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов федераль бюджеттан ел саен урыннар бүлеп бирелүен әйтте. “20 кеше педагогика белеме, тагын 20се филология юнәлешендә кабул ителә иде. 40лап бакалаврга федераль бюджеттан ел саен урыннар карала. Быел республика Хөкүмәте заказы белән башка белгечлекләргә дә балалар кабул иттек. Алар киләчәктә милли мәктәпләрдә эшләргә тиеш булачак”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100