news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел КФУ Башкортстанда һәм Әзербәйҗанда татар телен пропагандалау үзәкләрен ача

Үзәкләр Каюм Насыйри институты бүлекчәләре буларак ачыла.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә татар һәм рус телләрен, мәдәниятләрен популярлаштырырга һәм үстерергә ярдәм итүче Каюм Насыйри институтының быел дөньяда тагын ике үзәге ачылачак. Бу хакта КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов “Татар-информ”да “узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Каюм Насыйри институты үзәгенең берсе Уфада Башкорт Дәүләт педагогика университеты базасында, икенчесе Бакуда Татарстан Республикасының Әзербәйҗан Республикасындагы вәкиллегендә оештырылачак. Каюм Насыйри институты үзәкләрен ачу декабрь ахырында булачак.

Бүген Каюм Насыйри институтының 5 үзәге эшләп килә – алар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Бишкәкта һәм Астанада. “Быел тагын ике үзәк ачу планлаштырыла. Без шушы үзәкләр аша татар телен чит илләрдә рус телендә пропагандалау белән шөгыльләнәбез”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Белешмә өчен: Каюм Насыйри институты Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә татар һәм рус телләрен, мәдәниятләрен популярлаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә. “Каюм Насыйри институты” фәнни уку-укыту үзәге «Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе карары белән 2014 елның 7 фералендә оештырылган. Чара 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында үтә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100