news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел кешеләрдә кош гриппының ике очрагы ачыкланган

Илнең баш санитар табибы Анна Попова чума чыганаклары чикләрендә дә үзгәрешләр күзәтелгәнен әйтте. Бу климат җылынуы белән бәйле булуы ихтимал.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел кош гриппы кешегә йогуның ике очрагы ачыкланган. Бу хакта журналистларга «Казан Экспо» үзәгендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова әйтте.

Ул бүген дөньяда очрый торган куркыныч инфекцияләр турында сөйләде. «Быел кош гриппы вирусының кешеләргә күчүнең ике очрагы теркәлгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу очракларны таныды. Быел җәен Кытайда да шундый ук очрак булды», — диде Анна Попова.

Ул, шулай ук, чума чыганаклары чикләрендә дә үзгәрешләр күзәтелгәнен әйтте. Анна Попова әйтүенчә, бу климат җылынуы белән бәйле булуы ихтимал. «Дөньяда чума арту күзәтелә, шуңа күрә куркыныч юк дип әйтеп булмый», — диде. Шул сәбәпле, берәр инфекция килеп чыкса, мобиль лабораторияләр ярдәмендә өйрәнүләр бик әһәмиятле булуын әйтү кирәк.

«Бүген Россиядә безнең төбәк, Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре, Европа илләре өчен, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә, мондый форматтагы беренче халыкара өйрәнүләр старт алды. Алар бик кирәк. Хәзерге пандемия, вакыйгалар безгә сабак алып, киләчәктә тагын килергә мөмкин булган башка эпидемияләргә әзерләнергә мөмкинлек бирә», — диде Роспотребнадзор башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100