news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел КДУда 16 фәнни конференция үтәчәк

Быел КДУда 16 фәнни конференция үтәчәк

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Быел Казан дәүләт университеты 16 фәнни бөтенроссия һәм халыкара конференция һәм семинарлар үткәрәчәк. Алар унга якын юнәлешне - физика, биология, химия, медицина, экология, мәгариф, психология, филология, гаммәви мәгълүмат чараларын үз эченә алачак.

Аларның беренчесе февраль ахырында үтә. "Микроорганизм ферментлары: структура, функция, куллану" ХII халыкара конференция КДУның 200 еллыгына һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, профессор И.Б.Лещинскийның тууына 70 ел тулуга багышланган.

"Нур" татар газетасының беренче саны чыгу юбилее уңаеннан май уртасында "Татар журналистикасына 100 ел: тарихы, бүгенгесе, перспективалары" фәнни-гамәли конференциясе уза. Ел саен үткәрелә торган "Молекула системаларының структурасы һәм динамикасы" ХII халыкара конференциясе июнь ахырында - июль башында булачак. Анда 400 якын кунак катнашыр дип көтелә, шуларның 10сы - чит илнеке.

Җәен Казанда традицион Петр укулары узачак. Халыкара мәктәп - семинар теоретик һәм математик физика белән шөгыльләнүче яшь галимнәрне җыячак.

Сентябрь ахырына "Бехтерев В.М. һәм заман психологиясе, психотерапия" өч көнлек бөтенроссия конференциясе билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100