news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанның күп фатирлы йортларында рекордлы санда лифт алыштырылачак

Казанда 141 күп фатирлы йортта хезмәт итү вакыты 2025 елда тәмамлана торган 459 лифт алыштырылачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Бу - рекордлы сан. Чагыштыру өчен: моннан алдагы өч елда лифтлар 2025 елга караганда азрак алыштырылды. Моннан алдагы өч елда 428 лифт алыштырылса, быел 459 лифт яңартылачак», - диде Гыйниятуллин.

Ул шулай ук бүгенге көнгә программаның үтәлеше чама белән 50 процент тәшкил итүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot