Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанның Голубятников урамында Кикбоксинг үзәге ачыла
2026 елда Казанның Голубятников урамында Кикбоксинг үзәге ачыла. Ул 170нче номерлы лицей янындагы буш бинада урнашачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Объектта төзекләндерү эшләре башланган. Яңа үзәк көн саен 180 бала һәм яшүсмерне кабул итәчәк. Капиталь төзекләндерү эшләре барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшергән.
Фото: Казан мэриясе
Яшьләрне әлеге спорт төренә титуллы спортчылар, шул исәптән кикбоксинг буенча Россия спорт мастеры һәм 30 еллык стажы булган тренер Рөстәм Зиннәтуллин, шулай ук бөтенроссия, республика һәм төбәк ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган Олег Морозов өйрәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз