Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанның биш җәмәгать киңлеген төзекләндерәчәкләр
Быел Татарстан башкаласында биш масштаблы төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла: Серов урамындагы бульвар, Ленин бакчасы, Горький паркы, «Тәбриз» скверындагы балалар мәйданчыгы һәм Түбән Кабан күлендәге яр буеның өченче чираты. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Шәйнуров белдерде.
«Казан елдан-ел яшелләнә бара – нибары 15 елда Татарстан башкаласында төзекләндерелгән җәмәгать мәйданчыклары биш тапкырга артты һәм 627 гектар парк һәм сквер тәшкил итте», - дип билгеләп үтте ул.
Шәйнуров әйтүенчә, беренче дүрт проект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты («Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының бер өлеше) кысаларында яңартылачак, ә Кабан күле яр буен Татарстан бюджеты хисабына төзекләндерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз