news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанның җәйге лагерьларында татар телендәге сменалар оештырылачак

Барлык лагерьларда да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар (квизлар, уеннар) була.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанның җәйге лагерьларында балалар өчен татар телендә өч смена оештырылачак. 

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә балалар өчен татар телендә өч лингвистик белем бирү сменасы оештырылачак – татар халкының мәдәнияте һәм теле турында „Дуслык“, „Гөлстан“ сменалары, шулай ук „Тартария“ балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы», - диде Фәизов. 

Барлык лагерьларда да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар (квизлар, уеннар) узачак.

Лагерьларда шулай ук «Туган телләрдә 115 сүз» акциясен оештырырга ниятлиләр. Акция барышында көн саен лагерь буйлап Татарстанда яшәүче барлык 115 милләт телендә бер сүз язылган вывескалар урнаштырылачак. Балалар төрле телләрдә «исәнмесез», «яшә», «мәхәббәт», «дуслык» һ.б. сүзләр белән танышачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100