news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казандагы Fashion ифтарда татар эстрадасыннан кемнәр булачагы билгеле

Потенциаль кунаклар арасында тавыш бирү үткәрелгән, иң күп тавыш Ришат Төхвәтуллинга бирелгән.

Быел Казандагы Fashion ифтарда татар эстрадасыннан кемнәр булачагы билгеле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә әйттеләр.

«Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясаячак. Радик Яруллин белән Айрат Сафин нәшидлар башкарачак. Ришат Төхвәтуллин да, киләм дип, сүз биргән иде. Элвин Грей белән сөйләшкән идек, ул көнне концерты булырга тиеш икән, планнары үзгәрсә, киләм, диде. Безнең чарада йолдызлар бушлай катнашырга тели», - диде «Добро рядом» хәйрия фонды директоры Радик Абдрахманов.

Әхлаклы мода өлкәсендә эксперт, блогер Җәннәт Минһаҗева быел потенциаль кунаклар арасында тавыш бирү үткәрелгәнен әйтте. Иң күп тавыш Ришат Төхвәтуллинга бирелгән.

«Безнең чарада музыка булырга тиеш түгел, без шундый таләпләр куябыз. Мода күрсәтү вакытында бары тик табигать тавышлары, нәшидлар яки акапелла булырга тиеш», - диде Җәннәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot