news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казандагы Fashion ифтарда спорт коллекциясе киемнәре тәкъдим ителәчәк

100 дән артык модель катнашуы көтелә.

Быел Казандагы Fashion ифтарда спорт коллекциясе киемнәре тәкъдим ителәчәк
Рамил Гали

Быел Казанда 23 апрельдә узачак Fashion ифтарда спорт коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Plus Size Kazan га нигез салучы, кастинг директор, ифтарда мода куелышы өчен җавап бирүче Регина Гарипова әйтте.

Ул коллекцияләрне тәкъдим итү буенча кастинг оештырган. «Миндә стандарт модельләр бик аз, нигездә, «плюс сайз» модельләр белән эш итәм», – диде ул. «Плюс сайз» ул – стандарт үлчәмнәрдән зуррак, олы гәүдәле хатын-кызлар.

«Беренче елны «плюс сайз» модельләре катнашты, икенче елда 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар булды. Быел 100 дән артык модель килеп, спорт коллекциясен күрсәтәчәк. Бу коллекция хәзер бик популяр. Барысын катнаштырырга телибез», - дип белдерде Регина Гарипова.

Аның сүзләренчә, һәр брендның 15 моделе бар. 10 стандарт модель, 5 «плюс сайз» моделе тәкъдим ителә.

Шулай ук, ифтарда мөслимәләр төрле коллекцияләрне – никах күлмәкләрен дә, көндәлек киемне дә күрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100