Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Казанда яңа юл билгесе төшерелгән урамнар саны дүрт тапкырга артачак
Асфальтагы юл билгесен шәһәрнең 404 урамы һәм мәйданына төшерү планлаштырыла.
(Казан, 24 май, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Казанда асфальтка юл билгеләре төшерү эше бара. Хәзерге вакытта 60 мең квадрат метр юл билгесе төшерелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эш Островский, Вишневский, Тихомирнов, Татарстан урамнарында, шулай ук Универсиада проспектында алып барыла. Кичә юл билгеләрен Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнарына сала башладылар.
Юл билгеләре Ленин дамбасында, Кремль, Лобачевский, К.Маркс, Дзержинский, Ташаяк, Япеев, Федосеев, Чернышевский, Касаткин, Бондаренко, Пушкин, Арбузов, Ирек мәйданы, Оренбург тракты, Павлюхин урамнарында, шулай ук Ярминкә, 1 май һәм Совет мәйданнарында сызылган.
"Юл билгесе 404 урам һәм мәйданда төшереләчәк. Аларның гомуми озынлыгы – 1797 чакрым. Билге төшерү мәйданы 265 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, ә башкарылачак эшнең гомуми суммасы 193,2 миллион сум", – дип белдерде Артем Чукин һәм эшләрне июнь аенда төгәлләргә ниятләүләре турында әйтте.
Юлга билгеләр сызу өчен пластик материал (термопластик, салкын пластик) һәм буяу кулланыла. Эш механика ярдәмендә дә, кулдан да башкарыла.
Министр урынбасары билгеләп узганча, узган елда гына 90 урамда юл билгеләре термопластик белән төшерелгән. Ул чакта эшләр 100 миллион сумга төшкән.
"Главтатдортранс" оешмасыннан эшне башкаручы Дамир Гомәров сөйләвенчә, бу яңа технология Татарстанда инде якынча биш ел кулланыла.
"Мондый билгеләр бер елга җитә. Ә буяулар бер сезонлык кына, чөнки аны кышын юлга сибелүче реагентлар "ашый", – дип ассызыклады ул.
"Термопластик юл катламына махсус техника ярдәмендә төшерелә. Ул катнашманы 210 градуста эретеп, аннан экструдер аша суытып, асфальтка сала", – дип хәбәр итте юл эшчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз