news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда хатын-кызлар ифтарында 1 мең кеше катнашачак

Былтыр 500 кеше катнашкан.

Быел Казанда Fashion ифтар – Россиядә иң киңкүләм хатын-кызлар ифтары 23 нче апрельдә 1 мең кунак җыячак.

«Ифтарга әзерлек бара, бу эшне «Туган авылым» комплексыннан башлаган идек, ихтыяҗ бик зур булды, шуңа елдан ел бу чараны яхшырак итәсебез килә. Быел 1 мең кешегә оештырырга уйладык, былтыр 500 кеше иде. Быел Ak Bars Retro Cars мәйданчыгында үткәрергә уйладык. Бу бик заманча урын. Бөтен килешү, сөйләшүләр бар». Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбуга конференциясендә «Добро рядом» хәйрия фонды директоры Радик Абдрахманов  әйтте.

Ифтарда меню ресторан сыйфатында булачагын әйтте. «Бу мәҗлестә хатын-кызларга рәхәт, уңайлы булсын дип тырышабыз», - дип белдерде фонд башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100