news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда узачак «Төркиләр алтыны» форумында шәҗәрә төзергә өйрәтәчәкләр

Форумда Татарстаннан 66 кеше катнашырга теләк белдергән.

Быел Казанда узачак «Төркиләр алтыны» форумында шәҗәрә төзергә өйрәтәчәкләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16-20 сентябрдә «Волга» яшьләр үзәгендә V Бөтенроссия «Төркиләр алтыны» төрки яшьләре форумы узачак. Форум кысаларында Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Үз нәселеңне ничек төзергә» дигән мастер-класс үткәрәчәк. Бу хакта ТР халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде.

«Үзеңнең шәҗәрәңне белү барлык халыклар тарихында мөһим роль уйный. Мастер-класс кысаларында шәҗәрәне төзү этапларын күрсәтү ниятләнә, шул ук вакытта интернет-ресурслар ярдәмендә гаиләнең бер буынын торгызырга ярдәм итү күздә тотыла. Барлыгы 160 кеше катнаша, Татарстаннан 66 гариза килде», — диде ул.

Тимур Кадыйров сүзләренчә, башка еллардан аермалы буларак, быел форум санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне истә тотып узачак. «Катнашучыларның һәм спикерларның тән температурасы үлчәнеләчәк, антисептиклар урнаштырылачак. „Волга“ үзәге белән берлектә катнашучыларны тукландыру рационы әзерләнә. Анда татар халык ашларыннан өчпочмак, өлеш, токмач ашы, чәкчәк, „Татарстан“ салаты һ.б. булачак», — диде ул.

«Күпчелек кешеләрдә борынгы документлар һәм фотосурәтләр бар, шуңа да аларны саклау мәсьәләсе туа. Мастер-класста ертылган яисә бозылган документларны яңарту эшенә өйрәтәчәкләр, документларны ничек сакларга кирәк икәнлеге дә әйтеләчәк. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә урнашачак. Күргәзмә 7 баннердан торачак, анда республика тарихыннан төп вакыйгалар яктыртылачак», — ди Кадыйров.

Тимур Кадыйров форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновның катнашуы көтелгәнен әйтте. «Чарада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан республиканың 100 еллыгына багышланган экскурсия уздыру мәсьәләсе карала», — дип өстәде ул.

«Төркиләр алтыны» форумы яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм Россия халыклары мәдәниятен үзара баету максаты белән уздырыла. Чара хакимият, мәдәният һәм эшмәкәрләр белән очрашуларны, төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын саклау, тикшеренү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдим итүне һәм өйрәнүне үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100