news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына 200 мең кеше килүе көтелә

Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары Татарстан башкаласы кунакханәләрендә, хостелларда һәм шәхси секторда урнашачак.

Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына 200 мең кеше килүе көтелә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына 200 мең кеше килүе көтелә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бүген Казанда спорт дөньясындагы зур вакыйгага бөтен юнәлешләр буенча да әзерлек эшләре бара», - диде ул.

Хәзерге вакытта барлык кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә күпсанлы тикшерүләр уза. Туристлык компанияләре һәм экскурсоводлар алда торган чарага әзерләнә.

«Кунаклар Татарстан башкаласы кунакханәләрендә, хостелларда һәм шәхси секторда урнашачак. Бүгенге көндә Татарстанда «5 йолдызлы» - 5, «4 йолдызлы» - 24, «3 йолдызлы» 56 кунакханә бар. Калган объектлар «2 йолдызлы», «1 йолдызлы» һәм бер йолдызы да булмаган категориягә керә», - диде Сергей Иванов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100