news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе офлайн форматта узачак

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе офлайн форматта узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Үлемсез полк» акциясе 9 майда Казанда офлайн форматта узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Акция офлайн форматта, гадәти режимда һәм гадәти маршрут буенча узачак», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү Көнендә Казанда шулай ук тантаналы парад һәм бәйрәм салюты була.

«9 майда чаралар Җиңү паркында, Архангельск һәм Арча зиратларында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт батырлыгы мемориалларына чәчәкләр салудан башлана. Алга таба Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы рәвештә узачак, ул хәрби техниканы күрсәтү белән бергә барачак», – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов элегрәк ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

Җиңү көнендә көне буе хәрби техника күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Казанлыларга һәм башкала кунакларына бәйрәмгә уңайлы киемнән килергә киңәш ителә.

«Казан гарнизоны гаскәрләре узганнан соң татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен ачучы масштаблы театральләштерелгән композиция булачак», - дип билгеләде ул.

Бу көннең төп вакыйгасы «Үлемсез полк» йөреше булачак. Ул «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган артистлар катнашында «Җырлаучы Казан» акциясе белән тәмамланачак.

Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендәге алты ноктада бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot