Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанда “Татар җыры” ның юбилей фестивале узачак
Фестивальнең баш режиссеры – А. Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге директоры Ирина Алешина
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Быел Казанда “Татар җыры-2014” фестивале 20 нче декабрьдә узачак. XV юбилей фестивале, гадәттәгечә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Быел фестивальнең баш режиссеры – А. Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге директоры, “Шум” бию театрының сәнгать җитәкчесе Ирина Алешина.
И. Алешинаның “Татар җыры-2013”тәге иҗади эшенә карап, юбилей фестивале оештыру комитеты аңа быел проектның баш режиссеры булырга тәкъдим иткән. Ул “Сочида XXII Олимпия уеннарының 1000 көне” акциясендә режиссер-постановщик булган. 2007 нче елдан 2013 елга кадәр “Студентлар язы” фестивалендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) гала-концертлары режиссеры булып эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз