Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Казанда төзекләндерелгән яшүсмерләр клубының бишесен дә 10 сентябрьгә кадәр ачу планлаштырыла
Объектларның өчесендә җиһазлар урнаштырыла, калган икесендә эчке матурлау эшләре алып барыла
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Быел Казанда төзекләндерелгән яшүсмерләр клубының бишесен дә 29 августтан 10 сентябрьгә кадәр ачу планлаштырыла.
Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр итте.
Искәртеп үтик: быел башкаланың “Кояш нуры” (Зәкиев ур., 25а), “Бокс” (Фучик ур., 79а), “Эфебия” (Мәүлетов ур., 21), “Электрон” (Серов ур., 17) һәм “Старт” (Побежимов ур., 53) яшүсмерләр клублары гомуми 38,3 млн сумлык капиталь төзекләндерелә.
Сергей Миронов билгеләп узганча, әлеге клубларның әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. Хәзерге вакытта “Старт”, “Кеды” “Кояш нуры”нда инде җиһазлар урнаштырыла, калган икесендә эчке матурлау эшләре алып барыла. Яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә алынган кешеләрнең барысы да бу эшкә зур җаваплылык белән кереште. Төзекләндергәндә, объектларның урнашу урыны, традицияләре, кадрлар мөмкинлеге һәм бу җирлектә яшәүче казанлыларның фикер-тәкъдимнәре искә алынды, дип сөйләде чыгыш ясаучы.
Сегей Миронов сүзләренчә, яшүсмерләр клубы – спорт белән шөгыльләнү, иҗат итү, гомумән, шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен уникаль мәйданчык. Заман яшьләрен фото һәм видеоматериалларны эшкәртү, программалаштыру, интеллектуаль үсешкә юнәлтелгән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” юнәлеше, заманча спорт төрләре аеруча кызыксындыра. Клубларны төзекләндергәндә боларның барысы да исәпкә алынган. Әйтик, бүген үсмерләр арасында иң модалы һәм популяр юнәлешләрнең берсе – скейтбордның бер төре булган вейфборд. “Скейттан аермалы буларак, бу тактаның нибары ике тәгәрмәче бар. Вейфборд – теләсә кайсы яшүсмергә гәүдәне тотарга, аякларны ныгытырга мөмкинлек бирә торган спорт җайланмасы”, – дип сөйләде Сергей Миронов үзенең чыгышында. Ул быел төзекләндерелгән яшүсмерләр клубларында бу заманча спорт юнәлеше белән шөгыльләнүчеләр өчен яңа – вейфборд секциясен булдыру күздә тотылуын билгеләп узды.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе әйтүенчә, яшүсмерләргә үз идеяләрен төрле спектакльләр, бию һ.б. форматларда тормышка ашыру да кызыклы. Хәзер моның өчен клубларда барлык мөмкинлекләр, шул исәптән педагоглар, булачак.
Объектларны төзекләндерү барышы белән танышканнан соң, Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан һәр яшүсмерләр клубы янында өстәмә рәвештә балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру турында карар кабул ителгән. “Без бу карарга бик сөендек. Ник дигәндә, хәзер һәр клубның воркаут белән шөгыльләнү урыны була, “Старт” һәм “Бокс” клублары янында исә мини-футбол уйнау өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк”, – диде спикер.
Искәртеп үтик: яшүсмерләр клублары – муниципаль бюджет оешмалары. Алар көндезге 3тән кичке 9га кадәр эшли. Клубларда үткәрелә торган муниципаль биремгә кертелгән түгәрәкләрләрнең барысы да балалар һәм яшүсмерләр өчен бушлай үткәрелә. Дөрес, бюджеттан тыш секцияләр, әйтик, БДИга әзерләү буенча дәресләр дә була. Аларына акча түләп, өстәмә шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Теләге булган һәр бала һәм үсмер, яшүсмерләр клубына килеп яисә шалтыратып, үзенә ошаган түгәрәкләргә языла ала. Шулай ук “ВКонтакте” челтәрендәге “Подросток МБУ город Казань” төркеменә кереп, янәшәдәге клубларның урнашу урыны, аларда нинди түгәрәкләр эшләве, түгәрәкләрнең үткәрелү сәгатенә кагылышлы сорауларга җавап алырга була.
Сергей Миронов китергән мәгълүматларга караганда, киләсе елга шулай ук 5 яшүсмерләр клубын капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Дөрес, әлегә бу карар имзаланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз