Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанда соципотека буенча 106 мең квадрат метр торак файдалануга кертелә
Былтыр программа буенча 124 мең кв.метр торак файдалануга кертелгән.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда социаль ипотека программасы буенча 106 мең квадрат метр торак файдалануга кертелер дип планлаштырыла.
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасы сессиясе утырышында былтыр программа буенча 124 мең кв.метр торак файдалануга кертелгәнен әйтте.
«2021 елда барлыгы 960 мең кв.метр торак кертү планлаштырыла», — диде шәһәр башлыгы. Социаль ипотека 57 процентын тәшкил итәчәк.
2020 елда Казанда 885 мең кв.метр торак кулланышка кертелгән, бу республика күрсәткеченең 33 процентын тәшкил итә.
Төзелеш өлкәсендәге эшләргә узган елда 37 млрд сумнан артык акча тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз