news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанда Россия Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясе утырышы узачак

Быел Казанда Россия Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясе утырышы узачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Быел Татарстан башкаласында РФ Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясенең күчмә утырышы узачак. Бу хакта комиссия утырышыннан соң аның рәисе – Якутия башлыгы Айсен Николаев сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Утырыш 1-3 апрельдә узачак «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында оештырылачак.

«<... > без комиссия утырышларын зур халыкара форумнар барышында актив үткәрә башладык. Бу Бөтенроссия икътисади форумы да, Санкт-Петербург халыкара газ форумы да, Россия энергетика атнасы да, Татарстан Республикасында уза торган «Энергопром» форумы да», – дип билгеләп үтте Николаев.

Комиссия башлыгы сүзләренчә, 2025 елда ул 13 утырыш уздырган.

РФ Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясенең 2026 елга эш планы Россия төбәкләре тәкъдим иткән тәкъдимнәргә һәм темаларга нигезләнгән, дип игътибар итте Айсен Николаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot