news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре буенча чираттагы 9нчы конференция узачак

Быел Казанда музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре буенча чираттагы 9нчы конференция узачак

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). 28 гыйнварда Казанга ТР Милли музееның Гыйльми советы киңәйтелгән утырышында катнашу өчен «Музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре» коммерциясез партнерлыгы Президиумы әгъзалары Виктория Черненко, Александр Дремайлов һәм Надежда Браккер килә. Анда быел май аенда Казанда музей эше өлкәсендә мәгълүмат технологияләренә багышланып үтәчәк бөтенроссия конференциясенең оештыру һәм программа мәсьәләләре турында фикер алышыначак.

Музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре буенча чираттагы 9нчы конференцияне үткәрү урыны итеп Татарстан башкаласы 1000 еллык юбилее һәм Казан университетының 200 еллыгы уңаеннан сайланган. Конференция кысаларында музей компьютер фестивале узачак, анда Дәүләт Эрмитажы, Рус музее, «Мәскәү Кремле» музей-тыюлыгы, Третьяков галереясы һәм күп кенә төбәк музейлары катнашачак.

Казанның мультимедиа проектлары аерым мәйданчыкны билиячәк. Конференция барышында музей мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россиянең әйдәүче белгечләре студентлар, югары уку йортлары укытучылары, музей хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

«Музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре» Президиумы әгъзалары визит кысаларында ТР мәдәният министры Илдус Тарханов, Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъзүм Сәлахов, шулай ук Казан хакимияте вәкилләре, Казанның әйдәүче музей җитәкчеләре белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100