news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда корбан чалу урыннары арткан

Корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар исемлегенә «Билал» мәчете өстәлгән.

Быел Казанда корбан чалу урыннары арткан
Михаил Захаров

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Узган ел белән чагыштырганда, быел Казанда корбан чалу мәйданчыклары арткан.

2020 елда Татарстан башкаласында корбан чалу өчен унбиш махсус мәйданчык эшләде, агымдагы елда алар саны уналтыга җиткән. Оешмалар һәм мәчетләр исемлеген Иркен урамындагы «Билал» мәчете тулыландырган. Республиканың башка зур шәһәрләрендә һәм районнарында әлеге урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

«Коронавирус инфекциясе беркая да китмәде. Корбан бәйрәмендә барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк. Бер бүлмәдә 100 кешедән артмаска тиеш, социаль дистанция сакланачак. Шулай ук медицина битлеге яисә респиратордан булу һәм шәхси намазлык белән килү мөһим. Мәчеткә сыеп бетмәгән очракта, намазны ишегалдында уку мөмкин булачак», — диде Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

Исегезгә төшерәбез, Корбан гаете ел саен Зөлхиҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел ул 20 июльгә туры килә.

«Быел Корбан гаете 20 июльгә туры килә. Бу көнне Казанда иртәнге намаз 2 сәгать 30 минутта, 2 сәгать 45 минуттан дүртенче яртыга кадәр Коръән укылачак. 3 сәгать 30 минуттан дүрткә кадәр гает вәгазе, дүрттә гает намазы була. Аннан соң гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу була һәм 4 сәгать 30 минутта корбан чала башлаячакбыз», — диде Равил хәзрәт Зөфәров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, 36 мең сумнан артык акчасы булган кешеләргә корбан чалу мәҗбүри санала. Корбан нисабының күләме — 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

«Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнар һәм әҗәтләрдән тыш, 36 мең сум күләмендә билгеләнде. Бу сумма акчалата да, башка милек рәвешендә дә булырга мөмкин. Гаилә исеменнән чалырга ярамый. Бу очракта корбан кабул ителми. Гаиләдәге кешеләр әлеге матди милеккә ия икән, аларның һәрберсе үз исеменнән чалдырырга тиеш», — диде Булат хәзрәт.

Теләгән кеше корбанга сыер, үгез, буйвол, сарык, кәҗә яки дөя чала ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100